«Глаголица» бәйгесендә катнаш – хыялыңа юл ач!

3 апреля 2026 г., пятница

«Счастливые истории» хәйрия фонды «Глаголица» XIII халыкара бәйсез әдәби премиясен башлап җибәрде. 13–17 яшьлек егет-кызларны бәйгебездә татар телендә проза һәм поэзия номинацияләрендә катнашырга чакырабыз. Финалистлар 2026 нчы елның 30 сентябреннән 5 нче октябренә кадәр Казан шәһәрендә узачак әдәби сменага чакырылачак. Әдәби сменада жюри әгъзалары тарафыннан мастер-класслар, танылган язучылар, тәрҗемәчеләр, журналистлар белән очрашулар һәм башка күп төрле мәдәни чаралар узачак. Нәтиҗәдә, 8 номинациядә 11 җиңүче билгеләнәчәк. Төп приз – «Бәллүр ябалак» һәм планшет оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Бүләкләү тантанасы С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узачак, сәхнәдә Казанның La Primavera камера оркестры чыгыш ясаячак. Тантананың алып баручысы Россиянең атказанган артисты Сергей Чонишвили. 2025 елның ноябрендә «Глаголица» премиясе Россия «Белем» җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасының иң яхшы мәгариф проекты дип танылды. РФ Мәгариф министрлыгының 2025 елның 31 августындагы карары нигезендә «Глаголица» бәйгесе югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына, шул исәптән җиңүчеләргә БДИгә өстәмә балл бирелә торган олимпиадалар һәм конкурслар исәбенә кертелгән. Премия илчесе-Россия Федерациясенең атказанган артисты, театр, кино һәм телевидение актрисасы Нонна Гришаева. Глаголицаның аерылгысыз бер өлеше булып өлгергән дөньяның 54 илендә яшәгән 15000 нән артык яшь авторлар төркеменә кушыл. Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Надежда Ажгихина, Ольга Варшавер, Евгений Пастернак, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һәм башка язучылардан торган жюри иҗатыңа гадел бәя бирер һәм талантыңны ачарга тырышыр. Конкурста катнашу өчен 2026 елның 15 июненә кадәр http://www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәл һәм әсәреңне калдыр. Катнашу бушлай. Сезгә уңышлар теләп, әсәрләрегезне көтеп калабыз!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International