Екатеринбург шәһәрендә «Татарча диктант» ничек узды?

28 апреля 2026 г., вторник

2026 елның 26 апрелендә Екатеринбург шәһәрендәге «Каюм Насыйри исемендәге фәнни-белем бирү үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган халыкара мәгърифәтчелек акциясе — «Татарча диктант» үткәрелде.

Акциядә яшьләр, шулай ук урта һәм өлкән буын вәкилләре катнашты. Диктант текстын Екатеринбург «Каюм Насыйри исемендәге фәнни-белем бирү үзәге» укытучысы Алинә Имадиева укыды. Быел диктант Г.Тукайның "Туган тел" шигырен язудан башланды, аннары "Исемдә калганнар" автобиографик әсәреннән бер өзеге язылды. Барлыгы әлеге мәгариф акциясендә офлайн форматта 30га якын кеше катнашты.

Чара ахырында Даими вәкиллектә шөгыльләнүче Зөләйха апа Габдулловна җитәкчелегендәге "Кояш нурлары" ансамбле һәм катнашучылар тарафыннан татар халкының рәсми булмаган гимны — «Туган тел» җыры башкарылды. Бу мизгел туган телгә хөрмәт һәм милли мәдәни мираска тугрылык хисләрен тагын да көчәйтте.
Акциядә катнашучыларның һәркайсына Бөтендөнья татар яшьләре форумы исеменнән истәлеккә блокнот-ручкалар тапшырылды.

Татар теленә булган кызыксынуыгыз, активлыгыгыз һәм милли мәдәниятебезне саклауга керткән өлешегез өчен барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International