Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау

6 марта 2026 г., пятница

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Гасырлар уза, чорлар үтеп китә, әмма мәхәббәт, матурлык һәм аналык идеалларын гәүдәләндерүче гүзәл хатын-кыз образы үзгәрешсез кала. Без Сезгә гаилә учагының иминлеге, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз турында җылы кайгыртуыгыз, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм традицион рухи кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләвегез өчен рәхмәтле.

Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!

 

Тирән ихтирам белән,         

Татарстанның Урал төбәгендәге

Даими вәкиле                                                                                        Х.М.Гыйльфанов

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International