VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклауда, үстерүдә ярдәм итү, фронтовик язучылар иҗатына кызыксынуны арттыру, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү максатларында үткәрелә.
Россия Федерациясенең 39 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителде (гомуми саны, район һәм өлкә этапларын исәпкә алып). Шигырьләр 26 телдә яңгырады.
Барлык җиңүчеләр дә 2026 елның 15 февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында VIII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концертында узачак бүләкләү тантанасына чакырылды.
Шулай ук программа нигезендә җиңүчеләр Муса Җәлилнең Музей-фатирында булдылар, Татарстан Республикасы Милли музеенда «Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләренең» төп нөсхәләрен чыгару» тантанасында һәм Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуда катнаштылар.
Свердловск өлкәсеннән Каюм Насыйри институты укучысы Авзалова Флорида финалга узды. Ул өченче урынга лаек булды. Аны һәм җитәкчесен Алинә Дамир кызын чын күңелдән котлыйбыз! Алда да иҗади уңышлар, илһам чыганагы һәм яңа җиңүләр телибез!