14 сентябрь иртәсе бөтен дөньяда яшәүче татар халкы өчен кайгылы хәбәрдән башланды. Татар халкының йөзек кашы булып торырдай мәшһүр җырчы, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат.
Эчкерсез, ихлас, дан-шөһрәткә исе китми торган, бөтен гомерен иҗатка, халыкка хезмәт итүгә багышлаган, татар халкының “Хәмдүнә апа”сы иде ул. Үзенең иҗаты белән татар халкы яшәгән барлык төбәкләрдә туган телебезне күз карасыдай саклау, милләтебезне үстерү буенча эш алып барды, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауда үзеннән зур өлеш кертте. Урал төбәгендә уздырылган милли чараларда – сабантуйларда, җыр һәм бию фестивальләрендә һәрвакыт көтеп алынган кадерле кунак булды.
Легенда китте... Вакытсыз китте. Әле яшисе дә яшисе иде...
Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге Хәмдүнә Сәитгали кызы Тимергалиеваның барлык якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу аерым кешеләр кайгысы гына түгел, бу – татар халкының кайгысы. Тыныч йокла, Хәмдүнә апабыз! Урының оҗмах түрләрендә булсын!