Күренекле милләттәшебез Фәрит Гибатдиновның якты истәлегенә

7 июля 2020 г., вторник

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Милләтпәрвәр якын дустыбыз, Чувашстан республикасы татар милли автономиясе рәисе, Татарстанның һәм Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы Фәрит Абдулла улы Гибатдиновның вафат булуы турында хәбәр килде.

Фәрит Гибатдинов татар милләте тормыш күген бизәп торучы якты йолдыз иде. Күпкырлы талант иясе, олы йөрәкле, кече күңелле, гаилә җанлы, татар милләтенә җаны-тәне белән бирелгән, милләт үсешенә үзеннән биниһая зур өлеш керткән, иманлы, тәртипле, якты, искиткеч кеше булды. Ул оештырган “Урмай моңы” халыкара җыр фестивале татар мәдәниятын күпме талантлы артислар белән баетты. “Урмай-Зәлидә” фестивале үзенең колачы белән барлык төрки дөньяга танылды. Ул җитәкләгән “Мишәр” ансамбле үзенең үзенчәлекле чыгышлары белән бөтен дөньяга яңгырады.

Без аның белән сәнгать мәктәбе җитәкчесе, атаклы биюче буларак кына түгел, үткен каләм остасы, туксанынчы еллар ахырында татар газетасы мөхәррире буларак та таныш идек. Аның гаиләсенә, әнисенә, тормыш юлдашы Вагизәгә булган мөнәсәбәте, балаларын, оныкларын татар милли җанлы итеп үстерүе сокландыргыч иде. Үзе яшәгән төбәктәге татарларның гореф-гадәтләрен интернет сәхифәләрендә зур горурлык белән даими рәвештә яктыртып барды.

Ул халкы белән, халкы аның белән горурланды.

Фәрит бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар өчен бик тә таныш, бик тә кадерле кеше иде. “Урал сандугачы” фестивалендә ул берничә тапкыр жюри әгъзасы булып эшләде. Башка елларны да Чувашстан Республикасыннан күп кенә талантлы татар яшьләрен безнең “Урал сандугачы” фестиваленә җибәрү мөмкинлеген таба иде.

Аны югалту барыбыз өчен дә олы кайгы. Гаиләсенең, якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Фәрит дустыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. 

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International