Татар әдәбияты зур югалту кичерде - каты авыру арабыздан татар халык шагыйре Роберт Миңнуллинны алып китте.

27 марта 2020 г., пятница

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа.

 «Дөньядагы иң зур алма»(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә - Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды.

1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге  премиясе бирелде.

1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»(1995)дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә. 2000елда Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге премиясе бирелә.

     Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Миңнуллин Роберт Мөгаллим улына «Татарстан Республикасы Халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде.

     Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь Ле- нинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли.

1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм Милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы…

 Танылган әдип Гыйлемдар Рамазанов 1986 нчы елда Роберт Миңнуллин иҗаты турында түбәндәгечә язган: « Туган җир һәм Газиз ана. Бу ике тө-шенчә-шигъриятнең терәк нокталары, төп темалары ул. Әнкәй белән туган җир, туган туфрак бер-берсенә аерылгысыз булып бәйләнгән төшенчәләр. Туган төяк һәм иң кадерле кеше –ана турында шигырь язмаган шагыйрьне табу мөмкин түгелдер.Шулай да Роберт- бу темаларга иң күп һәм иң җи-мешле язучы шагыйрьләребезнең берсе. Авторның йөрәгеннән чыккан ихлас сүзе, әлбәттә, укучы йөрәгенә дә барып җитә, җылы тойгылар уята.»

Берсеннән- берсе мәрхәмәтле, берсеннән- берсе шәфкатьле җырлары белән дә халык күңеленә кереп урнашты шагыйрь. Аның җанга шифа бирә торган матур-матур, тирән эчтәлекле шигырьләренә С. Садыйкова, З.Хәбибуллин, Р.Яхин, Р.Абдуллин, Л.Хәйретдинова, М.Шәмсетдинова, Р.Ахиярова, Р.Гобәйдуллин, И.Закиров, М.Хөснуллин (барлыгы 20 дан артык) кебек мәшһүр композиторларыбыз илаһи көйләр иҗат иттеләр.

Әле яшисе дә яшисе иде бит...

Түбәндәге шигырь юллары  бүген инде киләчәк буынга васыятъ булып яңгырый. Татар халкы күңелендә ул яшәячәк!

Кешеләргә без яхшылык эшлик!

Эшләмәсәк- гарьлек.

Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,

Ул- зур фидакарьлек!

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заманда бигрәк,

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International