28 февраль көнне каты авырудан соң, тәҗрибәле укытучы Асия Әвәл кызы Гыйльманова 62 яшендә арабыздан китеп барды. Ул күп еллар дәвамында Түбән Сырга районы Шәкүр аылында татар теле һәм әдәбияты укытты, районның татар теле укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булып хезмәт куйды. Ул укучылар, әти-әниләр, хезмәттәшләре, авылдашлары арасында хөрмәтле, пакъ күңелле, ярдәмчел, һәрбер эшкә җаваплы карый торган укытучы иде. Асия Әвәл кызы халкыбызның гореф –гадәтләрен, татар телебезне саклауга гомерен багышлады. Ул укыткан укучылар район, өлкә күләмендә үткәрелгән чараларда һәрчак җиңүләр яулап килделәр. Татарстан Республикасының Уралдагы Даими вәкиллеге хезмәткәрләре, өлкәнең барлык татар теле укытучылары якыннарының кайгысын уртаклашабыз.