Поздравление Постоянного представителя РТ Х.М.Гильфанова с юбилеем Р.Н.Минниханова

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

 Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез.

Татарстан Республикасы белән Урал төбәге өлкәләрен икътисади, фәнни, гуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә күпъеллык уңышлы хезмәттәшлек бәйли. Уралда яшәүче милләттәшләребез телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, мәдәниятыбызны үстерү эшендә Татарстан Республикасының һәрдаим кайгыртучанлыгын тоеп яшиләр. Сезнең җитәкчелегегез астында Татарстан Республикасының куәте арта, абруе үсә. Россия төбәкләре җитәкчеләре белән даими рәвештә элемтәдә булу, милләттәшләребез белән даими рәвештә шәхсән очрашулар оештыру да илебезнең төрле почмакларына сибелеп яшәүче татар халкының милли мәнфәгатьләрен кайгыртуда биниһая зур роль уйный. Татарстан белән Урал арасындагы багланышларны үстерүгә керткән өлешегез өчен Сезгә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Алга таба да җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышларга ирешергә, югарыдан-югары үрләр яуларга язсын! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә тынычлыгы, кайгы-хәсрәтләрсез мул тормыш телибез! Тормыш юлында бәхет-шатлыклар гына юлдаш булсын! Исән-имин булыгыз!

Тирән ихтирам белән,                                                                                                                              Татарстанның Урал                                                                                                                                         төбәгендәге Даими вәкиле                                                         Х.М.Гыйльфанов                                                          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International