Илдам Шәриповны искә алу кичәсе узды

2021 елның 18 апреле, якшәмбе

18 АПРЕЛЬ көнне Екатеринбург шәһәрендә Урал татарларының яраткан җырчысы, талантлы шәхес, Уралда татар мәдәниятын үстерүгә, яшь буынны милли-мәдәни рухта тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткән Илдам Шәриповны искә алу кичәсе узды. Кичәдә Татарстанның Уралдагы Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов һәм Даими вәкил урынбасары Фәвия Сафиуллина катнаштылар. Даими вәкиллек хезмәткәрләре бу кичәне әзерләүдә үзләреннән өлеш керттеләр.

Халыкта Уралмаш мәдәният сарае исемен йөрткән, чынында Свердловск дәүләт өлкә Халыклар иҗаты йортына пандемиядән саклану чаралары күпме мөмкинлек бирсә, шулкадәр күп кеше җыелды. Концертта Илдамның дуслары, сәхнәдәшләре, ул тәрбияләп сәхнәгә бастырган яшь буын җырчылары чыгыш ясады. Һәркем аның турындагы истәлекләр белән бүлеште.

Илдам белән бергә бу кичәдә бик иртә арабыздан киткән Резеда Яруллина, Тәвис Афризонов, Вәҗит Зиннуров һәм башкаларны искә алдылар. Дүрт сәгатькә якын сузылган бу концерт берәүне дә ялыктырмады, киресенчә, бу мәлдә сәхнә һәм зал бер сулышта яшәде кебек.

Илдамнар, резедалар, тәвисләр, вәҗитләр – татар милли-мәдәни үзешчән сәнгатенең аерым бер дәвере ул. Яңарыш чоры дәвере. Уяну чоры дәвере. Кайчандыр сәхнәләргә җыр-моң белән ургылып кереп, халыкның сусавын баскан, искиткеч талантлы халык җәүһәрләре дәвере. Ихлас дәвер. Шөкер, ул дәвер әле китеп бетмәгән. Зөлфия Мөбаракшина, Лилия Шагалиева, Алиса Куцын, Фәүзия Солтановалар әле дә сәхнәләрне моңга күмәләр. Алар артыннан Элиза Махиянова, Ильнур Нугаев, Лилия Сарваева, Рәфис Нигъматҗанов, Виктор Мөхәммәтҗановлар җырчы буларак халык күңелен яулап киләләр. Ел саен уздырыла торган “Урал сандугачы” конкурсы яңадан-яңа яшь талантлар барлый... Димәк, татар моңы яши! Татар яши!

Кичә башыннан ахырына кадәр татар моңына, татар теленә, татар рухына багышланды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International