Укытучы көне белән!

4 октября 2018 г., четверг

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән чын күңелдән котлыйм!

Матур традиция буенча без октябрь башында игелекле педагог һөнәрен сайлаган кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез.

      Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше - зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Амос Каменский “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк” дигән фикерләре белән бик хаклы.

       Сезгэ көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телим. Һәрвакытта да уңышлар Сезгә юлдаш булсын. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, сәламәтлегегез нык булсын. Бәйрәм белән сезне!

Ихтирам белән,

Татарстанның Уралдагы

даими вәкиле  Х.М.Гильфанов

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International