Бик талантлы шәхес, Урал төбәгендәге танылган җырчы Ильдам Шәрипов арабыздан мәңгегә китеп барды...

2020 елның 29 мае, җомга

Урал төбәгендә яшәүче татарлар өчен кайгылы хәбәр. Бик талантлы шәхес, Урал төбәгендәге танылган җырчы Ильдам Шәрипов арабыздан мәңгегә китеп барды...

Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклаша.

Ильдам безнең дустыбыз, ничәмә еллар буе Свердловск өлкәсенең авыл-шәһәрләрен бергә гизеп, милләттәшләребезгә йөрәк түрләреннән чыккан туган моңнарыбызны өләшүче, "Яшьлек" ансамблен җитәкләп яшь буынны вокал серләренә өйрәтүче иптәшебез иде.

Менә шундый, шат көләч йөзле, көр күңелле, шаян телле, үткен сүзле булып истә калырсың, Ильдам! Урыннарың жәннәтнең түрләрендә булсын!

Прощание с Ильдамом Шариповым завтра, 30 мая в Екатеринбурге, Воронежский переулок, 34, мечеть «Маулид» в 11.00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International