Шагыйрь Ирек Нәгыйм улы Сабиров вафат.

20 октября 2020 г., вторник

Ирек абый Биектау районының Мәмдәл авылы егете. Әмма аның бөтен тормышы Чиләбе белән бәйле.  Шигъри җанлы, нечкә күңелле булса да, Ирек Нәгыйм улы Чиләбе өлкәсендә шактый җаваплы вазыйфалар биләде. Яманъелга шәһәр башлыгының башта социаль-мәдәни үсеш буенча, аннан икътисад,  сәүдә һәм инвестиция мәсьәләләре буенча урынбасар булып эшләде. Зауральский шәһәренең башлыгы булып торды. Чиләбе өлкәсендәге татарларны оештыручы, берләштерүче милли җанлы шәхесләребезең берсе дә ул.  Туксанынчы еллар башында, шагыйрә Сәлисә Гәрәевалар белән бергә ул өлкәдә татар телендә «Дуслык» газетасын чыгара башлауны оештыра. Берара бу газетаның баш мөхәррире вазыйфасын да үти.  2004 елдан башлап Ирек Сабиров Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары вазыйфасын башкарды. Конгресс рәисе Лена ханым Колесникова аны үзенең уң кулы дип саный иде.  Ирек абый 2002 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булды. 2003 елда аны Россия Язучылар берлегенә дә әгъза итеп алдылар.

Источник

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International