Тор-Түз урта мәктәбенә Г.Тукай исеме бирелү

24 апреля 2026 г., пятница

24 апрельдә Кунгур районының Тор-Түз урта мәктәбендә Г.Тукайның тууына 140 ел булу һәм Тор-Түз урта мәктәбенә Г.Тукай исеме бирелү уңаеннан зур бәйрәм булды. Бу чарада Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, авыл җирлеге халкы, край һәм район хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты.

Шигърият көне кысаларында мәктәп укучылары Тукайның һәйкәле янында аның шигырьләрен укыды.

Шулай ук 2025 елда Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тукай аланы» милли-мәдәни паркы ачылды. Парк авыл мәктәбенең төзекләндерелгән ишегалдын биләп тора. Биредә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга бюст һәм аның танылган әсәрләрендәге геройларны сурәтләгән сынлы композицияләр урнашкан.

24 апреля в Усть-Туркской средней школе Кунгурского района прошел большой праздник по случаю 140-летия со дня рождения Г. Тукая и присвоения средней школе Тор-Туз имени Г. Тукая. В мероприятии приняли участие Постоянный представитель Республики Татарстан в Уральском регионе Хайдар Гильфанов, жители сельской местности, региональные и районные власти, представители Всемирного конгресса татар.

В рамках Дня поэзии школьники читали у памятника Тукая его стихи.

Также в 2025 году был открыт национально-культурный парк «Тукай аланы», посвященный творчеству Габдуллы Тукая. Парк занимает отремонтированный двор сельской школы. Здесь расположен бюст выдающемуся татарскому поэту Габдулле Тукаю и художественные композиции, изображающие героев его знаменитых произведениях.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International