Юныс Миңнемөхәмәтов белән очрашу

23 марта 2026 г., понедельник

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегендә язучы, шагыйрь, шигырьләренә язылган җырлар Казан, Уфа, Мәскәү сәхнәләрендә яңгыраган иҗади шәхес белән очрашу узды. Юныс Миңнемөхәмәтов — ике йөздән артык җыр авторы, «Татар җыры», «Башкорт йыры», «Сандугач» кебек абруйлы конкурслар лауреаты. Аның шигырь һәм хикәяләре Татарстан һәм Башкортстанда  басылучы матбугат чаралары: «Казан утлары», «Мәйдан», «Тулпар» журналларында, «Башкортостан», «Өмет», «Ватаным Татарстан», "Кызыл таң", "Тәтешле хәбәрләре",  «Яңавыл таңнары» газеталарында дөнья күрә. 2016 елда ул "Өмет" гәзитенең Нәзирә Бәширова исемендәге премиясенә лаек була, ә 2018 елда — «Тулпар» журналының «Проза» өлкәсенде "Ел лауреаты" булды. Шулай ук Юныс Миңнемөхәмәтов — Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия иясе, күпсанлы иҗат бәйгеләре җиңүчесе. Соңгы ике елга якын Юныс Миңнемөхәмәтов Екатеринбургта яши. Ә Даими вәкиллектәге очрашу Урал татарлары өчен шатлыклы зур вакыйга булды.

Екатеринбург Юныс Миңнемөхәмәтов өчен үзенчәлекле шәһәр. Монда аның яшьлек еллары узган, педагогия университетында укыган, монда туганнары яши. Ул еллар узгач, монда кире кайткан — кунакка гына түгел, ә яшәргә, иҗат итәргә, язмыш дәфтәренең яңа битләрендә үзенчәлекле эзләр калдырырга.

Юныс Миңнемөхәмәтов инде Урал башкаласының мәдәни тормышында үз кешегә әйләнеп өлгерде. Ул Екатеринбургның Татар мәдәнияте үзәгендә Мостай Кәрим исемендәге бәйгедә катнашты, башка екатеринбурглылар белән бергә татар теленнән Тоталь диктант язды. Ә 22 мартта Татарстанның Даими вәкиллегендә «Урал татарлары» татар конгрессы рәисе, бу төбәктә абруе бик зур булган шәхес - Фәвия Сафиуллина белән очрашты.

Фәвия апа Юныс Әгълам улына татар әдәби иҗатына керткән өлеше һәм Габдулла Тукай традицияләренә тугрылыгы өчен «Урал татарлары» конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

Ә аннан инде бергәләп җыелуның төп сәбәбе булган - шагыйрь белән очрашу башланды. Якшәмбе мәктәбе укытучысы Алина Имадиева белән әңгәмәдә шагыйрь үз тормышының күп кызыклы битләрен ачты. Юныс Әгълам улы Башкортстанның Тәтешле районы Кашкак авылында зур татар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән. Мәктәпне  уңышлы тәмамлаган. Беренче шигырьләрен ул 14-15 яшендә, әтисе вафат булгач, язган. Аннары Екатеринбургта, студент вакытларында,аның  шигырьләр дәфтәрендә туган авыл, якыннарын сагыну турында юллар барлыкка килгән.

Юныс Әгълам улы 20 ел туган мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыдәресләрен укыта, югары категорияле укытучы була. Һәм бервакыт, 2010нчы елларда аның шигырьләрен җырчы Гөлдәр Ишкуватова күреп кала. Ул бу юлларның җырлап торганын шундук аңлый һәм Юныска җыр язып карарга тәкъдим итә.Шулай итеп аларның беренче уртак җыры — «Мәхәббәтем минем» туа, бу җыр шундук популярлык казана. Бу уңыш Юныска җыр дөньясына үзен сынарга зур этәргеч көч була. Аннары яңа танышлыклар, яңа җырлар бер-бер артлы иҗат ителә башлый. Бүген аның җырларын Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Айдар Галимов, Айгөл Сагынбаева, Зөһрә Шәрифуллина, Әнвәр Нургалиев, Алина Дәүләтханова, Юлия Гарифуллина һәм башкалар башкара. Шагыйрь иҗат сандыгында бүген ике йөздән артык җыр, алар илебезнең иң яхшы сәхнәләрендә яңгырый.

Очрашуга килүче һәркем җырларны тыңладылар, кушылып җырладылар, биеделәр. Иң гаҗәбе — залда студентлар да, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Һәркем шагыйрьнең шигырь юлларында үз кичерешләрен тапты. Очрашу ике сәгатьтән артык дәвам итте, ләкин бер кеше дә таралышырга ашыкмады. Фотосурәткә төштеләр, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Юныс өчен дә бу кич үзенчәлекле булды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International