Хөрмәтле укытучылар!
Сезне чын күңелдән Белем көне – 1 сентябрь белән тәбрик итәм! Бу көн – яңа уку елының башлануы, яңа белемнәр, ачышлар, кызыклы вакыйгалар көне.
Сезгә һөнәри эшчәнлегегездә зур уңышлар, сабырлык, илһам, сәламәтлек һәм иминлек телим. Һәрвакыт шундый ук талантлы, иҗади һәм үз эшегезне яратучы булып калыгыз. Укучыларыгыз сезнең белән горурлансыннар, ә хезмәтегез лаеклы бәяләнсен.
Яңа уку елы барыбызга да бәхет һәм уңышлар китерсен!
Ихтирам белән,
Татарстанның Урал төбәгендәге
Даими вәкиле Х.М.Гыйльфанов