Кәрим Тинчурин театры артистлары Екатеринбург шәһәрендә һәм Свердловск өлкәсендә Туфан Миңнуллинның “Нәзер” әсәренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектаклен күрсәтәчәкләр.
27 февраль - Әҗегол
28 фераль - Аракай
1 март - Октябрьск (Сысерть)
2 март - Екатеринбург
Әсәр турында
Нәзер чынлап та тота бит ул, моны һәр татар кешесе борынгыдан белә…
Хисмәтулла белән Хикмәтулла бәләкәй чактан дуслар, бергә үскән, бергә яраткан кызларга өйләнешкән, хәтта бер көндә туй ясаган. Менә хәзер тирә-якта бомбалар шартлаганда, якты дөнья белән бәхилләшәм дип торганда, алар, исән калыр өчен, нәзер әйтешә – өйгә әйләнеп кайтсалар, хатыннарны бер атнага алмашып торырга.
Сугыш бетә, тормыш дәвам итә, әмма Хисмәтуллага билгесез чир ябыша. Ничек булыр, ничек үтеп чыгар бу сынау аша безнең геройларыбыз?..
Рольләрне башкаралар: Вәлиева Зөлфия, Гайзуллин Рөстәм, Хафизов Ирек, Хафизова Гөлчәчәк.
Билетлар: Лениза 89058025589