“Батырлык гасырлар буена саклана”

13 февраля 2019 г., среда

Сездә минем бөтен тойгыларым,

Сездә минем керсез яшьләрем,

Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

      Һәр елны Михайловск шәһәрендә  Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш иҗатына багышланган сәнгатьчә укучылар конкурсы оештырыла. Менә быел да шундый  конкурс Михайловск мәдәният йортында үтте.  Беренче көнне, 13 февральдә, татар телендә,  ә икенче көнне - 14 февральдә, рус телендә булды. Башта мәдәният йортындагы татар оешмасы җитәкчесе Бакиев Камил улы Хәсән Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм Бөек Ватан сугышында аның батырлыклары турында әйтеп үтте, аннары шигырьләрен  сәнгатьле укырга тәкъдим итте.

   Бу мероприятие киләчәк буынны патриот һәм толерант рухында  тәрбияләргә этәргеч була, сәнгатьле уку осталыгын формалаштыра, туган татар телен ярату, саклау, яклау чыганакларын тәрбияли, Рәссәйнең һәм татар халкының мирасы, мәдәниятен уртаклаштыра, сәләтле һәм талантлы   башкаручыларны ачыклый.

   Катнашучыларның саны бик күп иде; Михайловск шәһәреннән, Шәкүр, Акбаш, Үрмәкәй, Өфе-Шигер авылларыннан, шуның өчен жюри әгъзәләренә урын өләшергә катлаулы булды. Шигырь сөйләүчеләр чын күңелләреннән сәнгатьле укырга тырыштылар, арада хаталар, билгеле, бар инд; сүзләрне акцент белән әйтү, дөрес басым куймау, аңламыйрак  сөйләү һ.б.

   Шулай да урын яулаучылар булды: алар арасыннан иң яшь шигырь укучы Үрмәкәй авылыннан Афризунова Дина. Аның укыган “Сәгать», “Акбай” шигырьләре залда бик матур, балаларча яңгырады, тыңлаучыларны шаккатырды.

  1-2 сыйныф категориясе буенча беренче урынга Уфа-Шигер авылы мәктәбе укучысы Билалова Аделина” Куян” шигыре белән лаек булды. Икенче урын – Шәкүр авылы мәктәбе укучысы Ахматгараева Ренатага, “Карак песи”, һәм өченче урын - Шәкүр авылы мәктәбе укучысы Вахитова Викторияга“Тилгән” шигыре һәм Үрмәкәй авылы укучысы Шафагатова Каринага” Сәгать» шигыре буенча билгеләнде.  

 3-4 сыйныф категориясе буенча беренче һәм икенче урынны Уфа-Шигер авылы мәктәбе укучылары Галимьянова Алиса “Тау елгасы” һәм Шамшитова Ләйсән “Гөлләрем”, ә инде өченче урынга Шәкүр авылы мәктәбе укучысы Аптрахманова Элиза “Кызыл ромашка” һәм Уфа-Шигер мәктәбе укучысы Ахатов Арсен “Маэмай” шигыре белән лаек булды.

   5-6 сыйныф категориясе буенча беренче урынны Шәкүр авылы мәктәбе укучысы Музафаров Музафар “Шагыйрь” һәм Михайловск шәһәре мәктәбе укучысы Валеева Рузалина ““Кызыл ромашка”  бүлеште, Үрмәкәй авылы мәктәбе укучысы Самсеева Алсу икенче урын ”Белмәдем”, Уфа-Шигер мәктәбе укучысы Ахатов Ревмир “Дару”шигыре белән өченче урын алды.

   7-8 сыйныф категориясе буенча беренче урын Акбаш мәктәбе укучысы Каримова Карина “Төрмәдә төш” һәм МУК “НКК с. Аракаево” ҮрмәкәйСДК дан Ахматов Эрнест “Дан” алды, икенче урын Акбаш мәктәбе укучысы Фархутдинов Ильдан “Дан” яулады, өчече урынга Шәкүр авылы мәктәбе укучысы Аптрахманова Алина “Бала йокысы” лаек булды.

  9-11 сыйныф арасыннан беренче урын Үрмәкәй авылы мәктәбе укучысы Вагапова Элис “Хәдичә” шигыре, икенче урын Акбаш мәктәбе укучысы Емельянова Элина “Вәхшәт” билгеләнде .

     Ә инде 19 яшьтән олылар арсыннан МУК “НКК с. Аракаево” Уфа-Шигер СДК буенча Ахметова Хәдичә Муса Җәлилнең “Төрмәдәге төш”шигырен бик матур, сәнгатьле итеп сөйләде.

   Конкурс җанлы үтте: катнашучыларга. тыңлаучыларга бу мероприятие бик ошады. Шушындый татар язучыларының, шагыйрьләрнең иҗаты буенча үткән Михайловск мәдәният йортындагы татар оешмасы җитәкчесе Бакиев Камил улы Хәсәннең әлеше бик зур. Һәр елның февраль аенда алдан бар мәктәпләргә дә белдерү җибәрә, үз чиратында укучылар хәзерләнә башлыйлар: башта конкурс мәктәпләрдә үтә, аннары җиңеп чыгучылар Михайловск шәһәрендә көч сынашалар.

Шуны билгеләп үтәргә була татар теле дәресләре алуга Аптрахманова Алина, Элиза, Диана бары берничә генә ай булса да сайлаган шагыйрьләрен бик матур , чын күңелдән сөйләделәр. Шулай ук Михайловск шәһәре мәктәпләрендә татар теле укытылмаса да Кадирова Алсу һәм Валеева Рузалина сөйләгән шагыйрьләрен залда утыручылар бик җылылык белән каршы алдылар. Бар катнашучыларга да бик зур рәхмәт, менә шулай татар телен онытмый, яратып сөйләүләре өчен. Бигрәк тә Бакиев Камил улы Хәсәнгә рәхмәт сүзләрен тапшырасы килә һәм шунда ук эшләүче түгәрәк җитәкчесе Юнусова Гайнулла кызы Гөлнарага. Шушы тиңдәшсез эшләрен дәвам итсеннәр, алдагы көннәрендә зур уңышларга ия булсыннар.

    Татар теле һәм әдәбият укытучысы Гыйльманова Аваль кызы Асия.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International