Халыкара туган тел көне

21 февраля 2019 г., четверг

2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.

Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасын ел саен үз кулларына ала Әртә-Шигер мәктәбенең укытучылары, укучылары һәм ата-аналар. Менә бүген дә мәктәптә зур бәйрәм уздырылды - ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ. Атна буе укучылар тел белән бәйләнгән материаллар җыеп, өйрәнеп, белеп, танып, аларны туплап, урнаштырып, үзенә бер эзлекле эш башкардылар. Ә 21 февраль нәтиҗәләр чыгару көне булды.  Мәктәптә  “Халыкара туган тел көне” темасына сыйныф сәгатьләре узды, китапханәдә “Татар китаплар киштәсе” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды (китапханәче Юнусова Лилия Актразаковна). Туган телгә багышланган әдәби газета, плакатлар бәйгесе узды.

Җиңүчесе булды 4 сыйныф укучылары (татар теле укытучылары Бархаева Резеда Рамазановна). “Китапка ничә яшь?”акциясында  җиңүче булды 4 сыйныф укучысы Бархаев Ренат – ул китергән китап 1964 елны бастырылган (Идрис Туктар “Ике егет”). 1-2 сыйныф укучылары тел турында мәкәл, әйтем җыентыкларын ясадылар. 6-9 сыйныф укучылары татар телендә ребуслар ясадылар (җитәкчеләре Кадирова Альбина Нуртдиновна). “Туган телем кадрда” дигән фотобәйгедә 5-6 сыйныф укучы кызлары җиңүче булдылар. Ә менә 5 сыйныф укучылары “Татар телем, туган телем, син минем... телем” дигән фильм ясадылар.

2019 ел “Театр елы” дип иглан ителде, шунлыктан безнең бию яратучы укучылар флешмоб та ясадылар “Без татар балалары” (җитәкчеләре Хатамова Гульназ Рифовна). Бархаева Фәния Әхәлей кызы, математика укытучысы, укучылар арасында предметара интеллектуаль уен уздырды. Рус теле укытучысы Бархаева Фидания Шайхулловна белән инглиз теле укытучысы Пирогова Вера Аркадъевна ярдәмендә уздырылды предметара дәресләр.

Укучылар тагын бер кат инандылар төрле милләтне бердәм итеп торучы ТЕЛ икәнлегенә. Икенче елга бер адым алга эшләп, планнар да корып куелды.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International